Ярышларда Яңавыл, Борай һәм Балтач районнарыннан йөзүче командалары катнашты. Ярышны ачу тантанасында "Яшьлек" ФОК директоры Фәрит Фәнил улы Галимов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул ярышларда катнашучыларга спорт рухы, гадел көндәшлек, җиңел су, ярышларда җиңүләр теләде, спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Номинацияләрдә кубоклар белән бүләкләнделәр:" Иң яхшы вакыт өчен " -Әхкамов Әмир," Иң яхшы йөзүче " - Хаҗимуллина Ирина," Иң яхшы техника " - Кутлиахметова Валерия," Иң яхшы техника " - Низамов Даниэль. 4х50 м в/с катнаш эстафетада «Яшьлек» ФОК командасы җиңү яулады, Яңавыл шәһәре командасы икенче урында, Борай авылы командасы өченче урында.