Иске Балтач авылының 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү буенча судьялар коллегиясе чираттагы күчмә чара уздырды. Сынаулар программасына түбәндәге нормативларны үтәү кертелгән иде: гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, 10 метрга йөгерү һәм үзенчәлекле итеп йөгерү. ГТО тапшыруның популярлыгы балалар арасында да, өлкәннәр арасында да арта, комплекс нормативларын тапшыру һәм моның өчен значоклар алу кешеләр өчен абруйлы һәм әһәмиятле була бара. Моны укучылар кече яшьтән аңлый.