"Безнең Розана Кашапова Пермь шәһәрендә узган Гер спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатының 1 дәрәҗә Дипломына лаек булды. Лаеклы җиңүе белән котлыйм һәм алга таба да спортта уңышлар телим!",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган. Бу югары бәһа, берсүзсез.
Розана Кашапованың чираттагы җиңүе белән сокланмый мөмкин түгел. Якташыбызга яңадан-яңа уңышлар телибез.