Барлык яңалыклар
Спорт
26 февраль , 13:49

Балтач районы спортчылары республика ярышларда лаеклы чыгыш ясады

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтач районы спортчылары республика һәм район масштабындагы ярышларда уңышлы чыгыш ясады..

Балтач районы спортчылары республика  ярышларда лаеклы чыгыш ясады
Балтач районы спортчылары республика ярышларда лаеклы чыгыш ясады

21 февральдә Уфада Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә 18 яшькә кадәрге егетләр арасында милли һәм халык спорт төрләре буенча республика фестивале узды. 200дән артык иң көчле спортчысы арасында лаеклы чыгыш ясадылар. Балтач армрестлинг командасы   беренче урынны алды. Команда составында Балтач ДЮСШ һәм "Яшьлек"ФОК тәрбияләнүчеләре бар. Әмир Камалтдинов, Аскар Сарвартдинов, Илмар Әхәтов, Илназ Әхәтов, Рөстәм Шәйхетдинов, Максим Захаров, Тимур Солтанов, Раиль Нуртдинов һәм Камил Җиһангиров. Ә Әмир Камалтдинов үз үлчәү категориясендә I урынны алды. Аның иптәшләре дә лаеклы чыгыш ясап, үз осталыкларын күрсәттеләр.  Остазлар Айваз Сафитдинов һәм Радим Нургалиевның тырыш хезмәт күрсәткече бу.

 

Балтач районы спортчылары республика  ярышларда лаеклы чыгыш ясады
Балтач районы спортчылары республика ярышларда лаеклы чыгыш ясады
Автор:
Читайте нас: