Нормативларны тапшыруда барлыгы 3 нче һәм 4 нче дәрәҗәдәге 120 дән артык укучы катнашты. Алар тарафыннан сынауларның түбәндәге төрләре үткәрелгән: йөгерү, 30 метрга йөгерү, идәннән ятканкилеш кулларда күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, биек һәм түбән перекладинада күнегү, 50 метрга йөзү. Мәктәп укучылары бар көчләрен куеп тырыштылар һәм барысы да тапшырдылар.