Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль , 13:47

Футболчыларның җиңүләре

Һәм тагын ике җиңүне безнең футболчылар Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының мини-футбол буенча беренчелегенең икенче тур уеннарында яуладылар.

Футболчылар җиңүләре
Футболчылар җиңүләре

Төньяк зонасының мини-футбол буенча икенче тур ярышлары 3нче февральдә Мишкә район үзәге ДЮСШ спорт залында узды. "Яшьлек" ФОК тәрбияләнүчеләре, тренер-укытучы Арсен Рустемович  Латыйпов җитәкчелегендә, Бөре шәһәреннән ике команданы 4:1 һәм 6:1 исәбе белән җиңде. Яхшы уйнады егетләр. Киләчәктә дә аларга  уңышлар  юлдаш булсын.

 

 

Автор:
Читайте нас: