Барлык яңалыклар
Спорт
30 гыйнвар , 14:15

Команда турнирында— бронза медале

Пекин олимпиадасынында бозда фигуралы шуу буенча  команда турнирында— бронза медале русиялеләргә биреләчәк.

Команда турнирында— бронза медале
Команда турнирында— бронза медале

Камилә Вәлиеваның команда турнирындагы нәтиҗәләре юкка чыгарыла (безнең хатын-кызлар ярышы буенча нуль очко), әмма шул ук вакытта ISU башка кызларны таблица буенча югарырак күтәрми, алар җыйган балларны саклап кала. Шуңа күрә безнең команда 54 очко белән калды, бронзага дәгъва итүче канадалыларны 1 (53) очкога узып китте.

Бу мәгълүмат рәсми басылды.

Әмма талантлы  спортчы эше гадел  түгеллеге турында фигуралы шуу буенча тренер булып гомерен салган Татьяна Тарасова һәм башкалар фикере төрле чыганакларда дөнья күрә. Талант иясе шул Камилә. Аны ярышта уза алмаганга 15 яшьлек "защищённый статусына ия шәхесне", шул статус кагыйдәләрен бозып, исемен дөньяга фаш итеп рухи яктан сындырырга теләделәр. Олимпиададан соң башкалар спорттан китте, ә ул ярышып җиңүләргә иреште. Нык бул, Камилә. Ярыштан читләштерелгән дүрт елның ике елы үтте инде. Җиңүләрең алда булсын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: