Класс җитәкчеләре җитәкчелегендә ГТО стартына беренче сыйныф укучылары чыкты. Балалар беренче тапкыр комплекс белән танышалар һәм тәкъдим ителгән сынауларны мөмкин кадәр яхшырак үтәргә тырышалар. Спорт чарасы программасына түбәндәгеләр керә: 10 метрга йөгерү, алты минутлык йөгерү, 3х10 метрлы йөгереш, идәндә ятып кулларны бөгү һәм җәю, түбән һәм югары перекладинада эленеп тору, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, урыннан озынлыкка сикер. Чара этаплап, сыйныфлар буенча аерым уздырыла.