Барлык яңалыклар
Спорт
18 гыйнвар , 13:13

Спорт белән үрелгән тормыш

Айваз Сафетдинов—гер спорты буенча Русия спорт мастеры, 2001нче елдан башлап балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли, ә инде 2010нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр районның спорт “үзәге” белән җитәкли.

Спорт белән үрелгән тормыш
Спорт белән үрелгән тормыш

Айваз Сафетдинов—гер спорты буенча Русия спорт мастеры, 2001нче елдан башлап балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли, ә инде 2010нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр районның спорт “үзәге” белән җитәкли.

Эш дәверендә ул үзен физик культура һәм спорт өлкәсендә методик яктан грамоталы белгеч, үз эшендә “кайнаган” хезмәткәр буларак күрсәтә, һәр тәрбияләнүчесенең физик камиллегенә, шәхси үсешенә зур әһәмият бирә.

Айваз Фируз улы гер спортын, армрестлингны үстерүгә, районның һәм Башкортстан Республикасының җыелма командасы составына кергән әйдәп баручы спортчыларны әзерләүгә зур өлеш кертә. Аның максатчан эше үзенең нәтиҗәләрен дә бирә—спорт мастерлыгына 6 кандидат, 100дән артык массакүләм разрядлы спортчы тәрбияләнә аның көчле куллары астында.

Бар дөньяга билгеле гер спорты буенча Русиянең Халыкара класслы спорт мастеры, дөнья, Европа, Русия беренчелекләренең күп тапкырлар чемпионы Илшат Әхмәтхановның беренче тренеры буларак та билгеле спортка мөкиббән шәхес Айваз Сафутдинов. Аның тәрбияләнүчеләренең барлык уңышларын санап та бетергесез: В. Садиров – гер спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат, Русия беренчелегендә 2нче урын (Сургут шәһәре), А. Хәбибуллин – армрестлинг буенча Русия спорт мастерлыгына кандидат, Идел буе Федераль округының армрестлинг буенча чемпионатында һәм беренчелегендә 1нче урын (Түбән Новгород шәһәре, 2015нче ел), Русия беренчелегенең бронза призёры (Раменское шәһәре, 2015нче ел), Русия беренчелегенең көмеш призёры (Раменское шәһәре, 2016нчы ел), армрестлинг буенча Европа беренчелегендә 6нчы урын (Болгария, 2016нчы ел), А. Якупов—армрестлинг буенча Русия спорт мастерлыгына кандидат, Идел буе Федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә 2нче урын (Түбәнге Новгород шәһәре, 2017нче ел), Р. Галиуллин – Русия беренчелегендә 1нче урын (Екатеринбург шәһәре, 2017нче ел), А. Хәмәтнурова—армрестлинг буенча Русия спорт мастерлыгына кандидат, Идел буе Федераль округының чемпионатында һәм беренчелегендә 3нче урын (Пермь шәһәре, 2018нче ел) Русия беренчелегендә 1нче урын (Чехов шәһәре, 2019нчы ел), Идел буе Федераль округының армрестлинг буенча чемпионатында һәм беренчелегендә 1нче урын (Түбән Новгород шәһәре, 2019нчы ел), Русия беренчелегендә 1нче урын (Екатеринбург шәһәре, 2020нче), Орёл шәһәрендә үткән Русия беренчелегендә 3нче урын (2022нче ел), Д. Садыйков—армрестлинг буенча Русия спорт мастерлыгына кандидат, Русия беренчелегендә 1нче урынны (Чехов шәһәре, 2019нчы ел) яулыйлар.

2019нчы ел балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен уңышларга бай була. Үз авырлык категорияләрендә армрестлинг буенча Русия беренчелегендә Д. Хиҗәпов, Л. Сафетдинова, А. Сәлахетдинов, Т. Әхмәдуллин, Р. Кашапов, Э. Зиннуровалар призлы урыннарга лаек булалар.

2020нче елда Түбән Новгород шәһәрендә үткән Идел буе Федераль округының армрестлинг буенча чемпионатында һәм беренчелегендә А. Хәбибуллина, Д. Гыйльмуллиннар пьедесталга күтәреләләр, ә 2021нче елда Орел шәһәрендәге Русия беренчелегендә Д. Гыйльмуллин җиңү яулый.

Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр команда чыгышларында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә: армрестлинг буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә команда зачётында 1нче урын (Югары Яркәй авылы, 2018нче ел), Башкортстан Республикасы беренчелегендә шулай ук 1нче урын (Уфа шәһәре, 2019нчы ел), Идел буе Федераль округы беренчелегендә 2нче урын (Түбән Новгород, 2019нчы ел), Русия беренчелегендә 3нче урын (Чехов шәһәре, 2019нчы ел),  2021нче елда Уфа шәһәрендә үткән Башкортстан Республикасы беренчелегендә команда зачётында шулай ук 1нче урын, армрестлинг буенча Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Гөлүс Әгъзамов  истәлегенә милли спорт төрләре буенча республика фестивалендә 1нче урын (Уфа шәһәре, 2022нче ел), 2022нче елда Башкортстан Республикасы беренчелегендә дә безнең команда беренче урынны яулауга ирешә.

Күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен Айваз Фирүз улы бихисап район Хакимиятенең, мәгариф бүлегенең, “БР Яшьләр сәясәте hәм спорт министрлыгына 90 ел” медале, “Русия Федерациясенең Почётлы тәрбия hәм мәгариф хезмәткәре”, “БРның мәгариф алдынгысы” күкрәк билгеләре, БР Армрестлинг федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Айваз Сафетдинов иҗтимагый эшләрдән дә читтә калмый.  Ул җаваплы кеше буларак төрле олимпиада һәм конкурслар комиссияләре әгъзасы, мәгариф эшчәнлеген дәүләт аккредитацияләү өлкәсендә эксперт булып тора. Райондашыбыз югары дәрәҗәдәге методик осталыкка, эш процессына заманча технологияләрне кертүгә, шулай ук коммуникатив һәм оештыру сәләтләренә ия. Ул таләпчән һәм шул ук вакытта игелекле тренер-укытучы, хезмәттәшләре, тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре арасында зур абруйга лаек шәхес.

Райондашыбыз спорт мәктәбе директоры гына түгел, ә яшь спортчыларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүче кеше дә. Ул тәрбияләнүчеләре өчен үрнәк булып тора, Аның спорт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенрусия дәрәҗәсендә дә билгеле.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: