Ике елга якын бер анык нәтиҗә юк. Вәлиева эше буенча тыңлаулар CAS-та 26-28 сентябрьдә узды. Суд 9 һәм 10 ноябрьдә өстәмә документлар әзерләү кирәклеге сәбәпле тыңлауларны яңартырга карар итте. Олимпия уеннары вакытында тавыш купты. Ул чорда бер шикләнерлек анализ да булмавына карамастан, төрле сәбәп белән сузылды бу эш. (Бозда фигуралы шуу буенча безнең ил спортчылары халыкара стартларда чыгыш ясамый).
Бу суд хөкеме алдагы ел башында игълан ителүе турында Америка порталы хәбәр итте дә инде. Ике елга якын 15 яшьлек кызның ныклыгын сыныйлар. Гадел булырмы инде бу хөкем. Ул порталда язылганча алдагы ел башындамы, икенче вакыттамы, мөһим түгел. Гадел булсын иде карары. бу мөһим.