Барлык яңалыклар
Спорт
2 ноябрь 2023, 12:58

Шахмат буенча ярышлар узды

1 ноябрьдә «Ат белән йөрү» шахмат клубында Балтач районы муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек – 2023» Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар узды. 

Шахмат буенча ярышлар узды
Шахмат буенча ярышлар узды

Ярышларда 9 команда катнаша. Спартакиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Иске Балтач 1 һәм 2 нче урта  мәктәбе һәм Түбән Сикияз   урта  мәктәбе командалары алды. Шәхси урыннар: 1 такта: 1 урын – Валерий Гарейшин (Түбән Сикияз  урта мәктәбе), 2 урын – Азат Шәяхмәтов (Иске Балтач  1 нче урта мәктәбе), 3 урын – Веня Тимуршин (Түбән Иванай  урта мәктәбе). 2 такта: 1 урын – Рөстәм Вәлиев (Иске Балтач1 нче урта   мәктәбе), 2 урын – Наил Хәсәнов (Иске Балтач  2 нче урта  мәктәбе), 3 урын – Раушан Әхмәтханов (Иске Балтач  1 нче урта  мәктәбе). 3 такта: 1 урын – Алсу Фәизова (Иске Балтач  1 нче урта мәктәбе), 2 урын – Әлфия Вәлиева (Уразай  урта  мәктәбе), 3 урын – Фәния Хафизова (Түбән Сикияз урта   мәктәбе). Ярышларның барлык призерлары уңышлар юлдаш булсын.

Шахмат буенча ярышлар узды
Шахмат буенча ярышлар узды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: