Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь 2023, 11:21

Югары Тәтешле авылында волейбол буенча ачык беренчелеге узды

Бу беренчелек 28 октябрьдә 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында булды.

Югары Тәтешле авылында  волейбол буенча ачык беренчелеге узды
Югары Тәтешле авылында волейбол буенча ачык беренчелеге узды

Уен башланыр алдыннан залда бик җанлы иде. Үз урыннарын тамашачылар биләде, килгән командалар күнегүләр ясады, ә тренерлар үгет-нәсихәтләр һәм киңәшләр бирде. Спортчыларның шау-шулы әзерлеге көндәшләренә һәм җанатарларга барысы да җиңүгә омтылуларын һәм һәр очко өчен көрәшергә әзер булуларын күрсәтте. Барлык волейболчылар да ярышларга әзерләнделәр һәм көрәш сыйфатларын күрсәттеләр. Һәр уен дулкынландыргыч булды, егетләр көчле һәм төгәл тапшырулар, алдау хәрәкәтләре кулланып хаталар ясамаска тырыштылар. Уен нәтиҗәләре буенча Балтач районы командасы тренер - укытучы А. Садыков җитәкчелегендә 2 урынны яулады. Команда һәм аларның остазы соклануга лаек.

Турнирлар күп булыр. Балтачлылар  һәркайсында яхшы чыгыш ясар.

Югары Тәтешле авылында  волейбол буенча ачык беренчелеге узды
Югары Тәтешле авылында волейбол буенча ачык беренчелеге узды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: