Якташыбыз Розана Кашапова — гер спорты буенча дөнья чемпионы, "Азия беренчелеге" халыкара ярышлары чемпионы, Идел буе федераль округы чемпионаты чемпионы, Русия Беренчелеге чемпионы. Спортка алып килгән тренеры Ильяс Шәймөхәмәтов һәм әлеге тренеры Радамир Минибаев кызны зур спорт иленә алып кергән. Розана Фиргать кызы быел Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалын кызыл дипломга тәмамлады. Спорт— син тормыш, девизына әле дә тугры ул. Әле дә халыкара ярышларда үзен сыный. Олы җиңүләре алда көтсен!