Барлык яңалыклар
Спорт
16 октябрь 2023, 13:50

Уфада фигуралы шуу буенча Русия Гран-при этабы тәү тапкыр үтте

Бозда фигуралы шуу буенча Гран-при этаплары Русиянең төрле шәһәрләрендә үтә. Ә Уфада тәү тапкыр оешкан төстә үтте. Бу зур мәртәбә. Югары бәһа.

Уфада фигуралы шуу буенча Русия Гран-при этабы тәү тапкыр үтте
Уфада фигуралы шуу буенча Русия Гран-при этабы тәү тапкыр үтте

 Ярышларда көчле спортчылар көч сынашты. Русия чемпионнары Аделия Петросян, Евгений Симененко, Елизавета Худайбердиева һәм Егор Базиннар нәкь бу этаптагы ярышларда катнашты. "Курай төбәге" (Край курая) дип исемләнгән этапта катнашучы спортчылар Уфа тамашачысының үтә игьтибарлы һәм ихлас күңелле булуын билгеләде. Ел да бу ярышның этабы Уфада үтсә ярышларны барып карарга да форсат тияргә мөмкин.

Бер сөендерми торган хәбәр дә бар. Халыкара  Конькобежецлар берлеге быелгы сезонда да Белоруссия һәм Русия  бозда фигуралы шуу буенча  спортчыларын халыкара ярышларга кертмәскә карар иткән.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 мартында Россия һәм Белоруссия спортчылары Украинадагы хәлләр аркасында халыкара конькида йөрүчеләр (йөгерүчеләр) берлеге тарафыннан ярышлардан читләштерелде. 2023 елның 11 июнендә бу карар ISU Советы тарафыннан кабат каралды, әмма үз көчендә калды.

Көчле спортчылардан арынып торырга тырышуларын күрсәтә кебек бу карар. Русиялеләрне җиңү авыр бит...

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: