Барлык яңалыклар
Спорт
27 апрель 2023, 21:34

ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!

Тик аның үз шартлары бар.

ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!

Быел Башкортостан Республикасында 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен физкультура-савыктыру хезмәтләренә социаль заказ гамәлгә ашырыла.

Аның буенча пенсионерлар ГТО нормативларын 1 майга кадәр нинди дә булса аерымлык билгесенә үтәсә, физкультура-савыктыру хезмәтләренә 10 000 сумга сертификат алачак.

Бүген, "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында, әлеге социаль заказ кысаларында 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында ГТО нормативларын кабул итү буенча чара уздырылды.

Чарада 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнашты. Алар тагын бер тапкыр актив озак яшәү мөмкин булуын исбатладылар һәм аның төп факторларының берсе булып даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү булуын билгеләделәр.

Узган ел ГТО нормативларын уңышлы тапшырган Рәифә Әхәтова һәм Нуриәсмә Галиева ГТО билгеләре белән бүләкләнделәр.

ГТО хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
ГТО тапшыр - 10 000 сумлык сертификат ал!
Автор:
Читайте нас: