Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2023, 18:08

Гран-прида Камилә Вәлиева янә пьедесталда

Бозда фигуралы шуу буенча Русия Гран-при ярышларында Камилә Вәлиева  үзен көчле шәхес итеп күрсәтте.

Гран-прида Камилә Вәлиева янә пьедесталда
Гран-прида Камилә Вәлиева янә пьедесталда

Бу ярышлар сезонда соңгысы. Алда шоу-программалар  көтә.  Олимпиадада бергә ярышкан  ахирәтләренең күбесе  байтак стартлардан быел баш тартты.  ( Рекоррдлар куючы Александра Трусова бу стартка үз карары белән чыкмады). Үсмер кыз Камилә буйга үсеп китүе  бихисап үзенчәлекләр булдырды. Әмма Камилә иң катлаулы өч борылыштагы, (аны өч ярым дип тә әйтәләр) аксель һәм дүрт борылыштагы тулуп сикерүләрен программага кертте.  Ел дәвамында  беренче һәм икенче урыннарны алды кыз. Олимпиададагы тавышлы вакыйгаларга да нокта куелмаган. Һәр стартта кыз имтихан тотты. Лаеклы итеп чыгыш ясавы белән милләттәшебез күп яман  фаразлаучыларны коралсыз итте.

Бирешмә, талантлы булуың күпләргә тынгы бирми, нык бул, дип аңа әйтәсе килә.

Бозда тылсым бүләк итүе дәвам итсен. Аны үз иткән җанатарлар  ул чыгыш ясаганнан соң бозны йомшак уенчыкларга күмә. Камилә аларны мәчеткә илтеп, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бирүен ишеткәнем бар.

 Аделия Петросян, Камилә Вәлиева, Елизавета Туктамышева  бу стартларның бизәге булды.

Кызлар безне киләчәктә дә сөендерсен.

Гран-прида Камилә Вәлиева янә пьедесталда
Гран-прида Камилә Вәлиева янә пьедесталда
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: