Камилә Вәлиева өчен бу ярышлар алдыннан зур имтихан ясадылар. Инде һаман былтыргы сынаулы елы соравы буенча соңгы сүз әйтелмәгән. Куерталар да куерталар бу сорауны. Ә талантлы кыз ярышларда алдынгы урыннарны ала килә. Бу юлы да алдынгы булыр әле. Гран-прида үтә сәләтле кызларыбыз мәйдан тотачак. Софья Акатьева, Аделия Петросян, Елизавета Туктамышева. Дүрт борылыштагы сикерүләр иясе һәркайсы. Җиңүче кем булыр алдан әйтеп булмый. Җанатарлар һәр кыз өчен дә шат булыр. Дөнья күләмендә фигуралы шууда Русия спортчыларына тиңнәр юк.