Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2023, 09:04

Кулларына таянып Рөстәм Нәбиев алтынчы биеклеккә күтәрелгән

Хәрби хезмәт вакытында казарма җимерелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиев алтынчы биеклеккә күтәрелде. Укыгыз:

22 гыйнварда в 20:30 сәгатьтә 6 960 метр биеклеккә күтәрелүе теркәлде. Ул Көньяк Американың иң югары ноктасы  Аконкагуа тавы.

 Русия, Башкортстанда киң билгеле җәмәгать эшлеклесе җиңүләре санын арттыра килә. Көчле шәхес социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә бу хәбәрне язган. 3 нче лагерьдан биеклеккә финаль күтәрелү һәм кире төшү 25 сәгать дәвам итте. 25 сәгать йокысыз, ашамыйча, үз максатыңа таба барганда, артка борылып карамыйча да төшкәннәр.

Авыр булуын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгеллеге турында да язган ул. Көчле шәхеснең олы җиңүе.  Яхшы үрнәк. Булдырган. Афәрин!

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: