Барлык яңалыклар
Спорт
9 гыйнвар , 13:29

Волейбол буенча турнир

"Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында үзешчән командалар арасында волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды.

Волейбол буенча турнир
Волейбол буенча турнир

Турнирда Бөре шәһәре, Борай авылы, Балтач районының "Яшьлек", "Южный" һәм "ДЮСШ" командалары катнашты. Һәр волейбол очрашуын алдан әйтеп булмаслык иде. Барлык уеннар дәвамында бердәмлек һәм спорт дулкыны рухы көчле булды. Турнир ярышларда катнашучылар һәм җанатарларның йөрәкләрендә бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф калдырып тәмамланды.

Волейбол буенча турнир
Волейбол буенча турнир
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в