"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында Иске Балтач башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды.
Катнашучыларга чиратлап ГТО комплексының түбәндәге нормативларын үтәргә кирәк иде: гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөгерү һәм башкалар.
Чара эмоциональ дәрәҗәдә үтте, балалар бер-берсе өчен куандылар, ә рекордка күтәрелүчеләрне алкышлар белән хупладылар. Барысы бергә күнегүләр ясап, үзләренең физик яктан әзерлекләрен күрсәттеләр. ГТО нормативлары нәтиҗәләре балаларда киләчәктә дә үз мөмкинлекләренә ышаныч тудыра.
Гөлфия НӘБИЕВА,
инструктор-методист.