Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь 2022, 14:53

"КЭС - БАСКЕТ" ярышлары җиңүчеләре билгеле

Иске Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында мәктәп укучыларының XXV Спартакиадасы зачетына баскетбол буенча "КЭС - БАСКЕТ" район ярышлары узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Түбән Сикияз урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады.  Икенче урынга Иске Балтач 1нче урта мәктәбе һәм өченче урынга Түбән Иванай урта мәктәбе командалары чыкты.

Егетләр арасында Иске Балтач 1нче урта мәтәбе командасы беренчелекне яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командаы икенче урында. Түбән Сикияз урта мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды.

"КЭС - БАСКЕТ" ярышлары җиңүчеләре билгеле
"КЭС - БАСКЕТ" ярышлары җиңүчеләре билгеле
"КЭС - БАСКЕТ" ярышлары җиңүчеләре билгеле
"КЭС - БАСКЕТ" ярышлары җиңүчеләре билгеле
Автор:
Читайте нас: