Барлык яңалыклар
Спорт
5 октябрь 2022, 12:58

“Тренер булу – мавыктыргыч эш”

Еш кына гәзит битләрендә район hәм республика күләмендә үткән ярышларда волейболчыларыбызның җиңүләре, призлы урыннары турында мәкаләләр дөнья күрә. Барлык бу уңышлар артында үз эше өчен җан атучы– Айрат Садыйков тора.

“Тренер булу – мавыктыргыч эш”
“Тренер булу – мавыктыргыч эш”

Еш кына гәзит битләрендә район hәм республика күләмендә үткән ярышларда волейболчыларыбызның җиңүләре, призлы урыннары турында мәкаләләр дөнья күрә. Барлык бу уңышлар артында үз эше өчен җан атучы– Айрат Садыйков тора. Аны югары категорияле тренер дип кенә әйтү – бернәрсә дә әйтмәүгә тиң.

Айрат Касыйм улы тренер хезмәтен балалар hәм яшүсмерләр мәктәбендә 2006нчы елда башлый.  Бу вазифада эшләү чорында ул үзен физик культура hәм спорт өлкәсендә методик белемле белгеч буларак күрсәтә.  Мавыктыргыч hәм башкарма хезмәткәр буларак, ул hәр баланың физик камиллегенә, дисциплинаны үтәүгә зур игътибар бирә. Бу чорда Айрат Касыйм улы районда волейбол үсешенә hәм әйдәп баручы спортчыларны  әзерләүгә зур өлеш кертте.

Ул төрле физкультура-сәламәтләндерү чараларын, спорт ярышларын оештыруга аерым зур вакыт бүлә, ә аларның төп максаты – балаларны физик культура hәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү.

Аның берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр сыйфатлы hәм күпкырлы әзерлек алып волейбол буенча төрле күләмдәге ярышларда уңышлы чыгышлар ясыйлар.

Айрат Садыковның  тәрбияләнүчеләре 2014нче елда Аскар авылында hәм 2015нче елда Стәрлетамакта үткән Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XVI, XVII Спартакиадасында волейбол буенча финал ярышларында 1нче урынны яуладылар. 2016нчы елда яшүсмерләр арасында Башкортстан Республикасы беренчелегендә 3нче урын, 2019нчы елда Ишембайда кызлар командалары арасында Башкортостан Республикасының мәктәп укучыларының XXI  Спартакиадасында 3нче урын, 2019нчы елда яшүсмерләр командалары арасында төбәкара турнирда 1нче урын, 2021нче елда Красноусол авылында Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XXIII  Спартакиадасында  яшүсмерләр командалары арасында узган республика финал ярышларында 2нче урын, 2021нче елда мәктәп укучыларының XXIV Спартакиадасында  яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча зона ярышларында 3нче урынны яуладылар.

Тәрбияләнүчеләренең шундый югары уңышлары Айрат Садыйковның нәтиҗәле хезмәтен исбатлап тора.

—Мин балалар белән эшләргә бик яратам. Балаларның нинди булып үсүенә аларның шәхси киләчәге генә түгел, ә илебезнең киләчәге дә бәйле. Беләсезме, безнең малайлар hәм кызлар район, республика  данын ярышларда яклаганда нәрсә хис итә? Әйе, дөрес, үз районы, республикасы өчен шәхси җаваплылык. Аның белән алар алдагы тормыш сукмаклары буенча дәвам итәчәкләр. Аларның тормышта кем булулары мөhим түгел: спортчылар, тренерлар, җитәкчеләр яки гади эшчеләр. Ә мөhиме—алар үз танышлары hәм якыннары  өчен җаваплы икәнен  hәм аларны уңайсыз хәлдә калдырырга ярамый икәнен аңлаулары,—ди Айрат Садыйков.

Физик культура hәм спортны үстерүгә, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчыларны әзерләүгә зур өлеш салуы өчен Айрат Касыйм улы район Хакимиятенең, мәгариф бүлегенең  бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Шулай ук Айрат Садыйков күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2014нче елда “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә лаек була.

Гомере буе яраткан эшенә тугры булган Айрат Касыйм улына  мактау hәм хөрмәт.

Айваз САФЕТДИНОВ,

балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренр-укытучысы. 

 

Автор:
Читайте нас: