Күчмә судья бригадалары Уразай, Көндәшле, Тучыбай һәм Асавка авыллары мәктәпләрендә ГТО нормативларын кабул иттеләр.
Нормативларны тапшыру процессын ГТО тестлау үзәге судьялары гына түгел, ә сыйныф җитәкчеләре белән берлектә физик культура укытучылары да күзәтте.
Исегезгә төшерәбез, комплекс төрле яшь төркемнәре өчен 11 баскычтан тора. Нормативлар “алтын”, “көмеш” һәм “бронза” билгеләренә туры килгән катлаулыкның өч дәрәҗәсенә бүленгән.
Гто билгесе – физик сәламәтлек күрсәткече генә түгел, ул үзенең хуҗасы өчен башка мөмкинлекләр дә ача, шуларның берсе – югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар.
Гөлфия НӘБИЕВА,
инструктор-методист.