Барлык яңалыклар
Спорт
5 сентябрь 2022, 14:40

«Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча командасы уңышы

Безнең спортчылар Туймазы шәһәрендә Башкортстан Республикасының ХХХХ авыл спорт уеннары зачетында йөзү буенча финал ярышларында 2нче урынны яулады.

Команда составында яшь йөзүчеләр Айдар Муллахмәтов, Айнур Аллаяров, Алсу Гайниәхмәтова һәм Алия Әхкамова бар. Шәхси зачетта Айдар Муллахмәтов 3 нче урынны алды, ә Алия Әхкамова Алия 2 нче урынга лаек булды.

"Яшь йөзүчеләрнең остазларына рәхмәтемне белдерәм. Кадерле кызлар һәм егетләр!  Җиңүегез белән котлыйм! Сезнең белән горурланабыз! Сезгә спортта да, укуда да яңа җиңүләр телим!"—дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләренең үз профилендә.

Районыбызда сәләтле йөзүчеләр үсүе үтә шатлыклы хәбәр.

«Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча командасы уңышы
«Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча командасы уңышы
«Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча командасы уңышы
Автор:
Читайте нас: