Нәфислеккә мәдхиягә тиң турнирга илебезнең төрле төбәгеннән 36 команда катнашты. Тантаналы сәламләү спортчыларга уңыш теләүгә тиң булды.
Башкортстанның Уфа, Мәләвез шәһәрләреннән, Борай, Балтач районнарыннан, Иңау шәһәреннән килгән төрле яшьтәге кызлар бихисап командалар сафында тамашачыларны хәйран калдырды. Киемнәре күз явын алырлык, сыгылмалы күнегүләре таң калырлык, биегән көйләре залдагыларны алкышлар белән кушылырга ымсындырып торды.
Беренче таркыр үткәрелгән турнир югары дәрәҗәдә булуына иманым камил. Тулырак гәзит битләрендә урын аласы мәкаләдән укырсыз. Ә балтачлылар "Агыйдел-Малина", "Агыйдел-бусинки" командалары җиңүгә ирешүен ассызыклыйсы килә. "Агыйдел-ранетки" командасы икенче урынга лаек булды. Җиңүләре һәркайсының алда булсын.
Цирк артистлары тылсымчылары чыгышы тамашачыларны таң калдырды.