Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь 2021, 11:56

Cпортны үз итүче укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар

Шушы көннәрдә Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары ГТО нормативларын беренче тапкыр тапшырдылар.

Cпортны үз итүче укучылар  ГТО нормаларын тапшырдылар
Cпортны үз итүче укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар

„Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы — ул массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән халыкны  физик тәрбияләүнең норматив нигезе булып тора.

Нормативларны спорт белән даими шөгыльләнүче, шул исәптән мөстәкыйль, һәм медицина рөхсәте булган 6 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр тапшыра ала. Нормативлар һәм сынаулар саны яшь үзенчәлекләренә карап үзгәрә.

Шушы көннәрдә Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары ГТО нормативларын беренче тапкыр тапшырдылар.

—Күнегүләр  балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып тупланган. Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Тизлек,   җитезлек, сыгылмалылык кебек кирәкле сыéфатлар тикшерелә биредә", — дип билгеләп үтте ГТО ярышларының баш хөкемдары Фәрит Галимов.

 Спорт имтиханының иң актив кечкенә катнашучылары ГТОның бронза, көмеш һәм алтын билгеләренә ия булачаклар. Якын арада шундый ук сынаулар Иске Балтач авылының башка мәктәпләрендә дә узачак.

Гөлфия НӘБИЕВА,

„Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексының инструктор методисты.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: