Барлык яңалыклар
Спорт
1 ноябрь 2021, 16:26

Дөнья күләмендәге ярыштагы җиңү

Максатына омтылучан шәхесләр була. Тик үрләргә менү, югарыга омтылу бик ансат булырын беркем дә вәгъдә  итә алмас. Үз кыйбласына туры атлаган шәхесләргә сокланмый мөмкин түгел.

 Яшьләр шул исәптә булуы икеләтә сөенечле.

21—25 октябрь көннәрендә Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрендә гер спорты буенча дөнья беренчелегендә Русия данын якташыбыз яклавы билгеле иде. Дөнья беренчелегендә катнашу — үзе зур мәртәбә. Ә анда Розана Кашапова бронза медаленә лаек булуы район елъязмасында лаеклы бер сәхифә булып кереп калачак.

Яңа Балтач авылы кызы Розана   ның  танылган спортчы булуын беләбез.  Соңгы елларда төрле дәрәҗәле ярышларда җиңүгә ирешүе турында күптән хәбәрдәрбез. Тик дөнья чемпионатында Розана бронза медале яулавы турында  сөенечле хәбәргә беркем битараф кала алмас. Ярышларда 32 илдән 420 кеше катнашты. Якташыбыз пьедесталга  менеп баскач нинди хисләр кичергәне турында үзеннән кызыксындым. “Әле без самолётка утырмадык. Кайтып җитмәдек шул”,—дип язды ул миңа. Көчле спортчыга булдыклы 

булганга күрә чит илләргә чыгарга форсат туып торуы турындагы фикер ирексездән уема килде. Бу юлы Розанага Венгриядә Будапешт шәһәрендә  спорт җанатарлары дәррәү алкышладылар. Ә кыз өчен иң тәүге җанатары — зур әнисе Фидана Дәүләтхан кызы Кашапованың хуплавы мөһим. Газиз оныгының җиңүләрендә зур әнисенең өлеш кертүе алгы сызыкта.   Ул ихлас теләкләре,  киңәшләре белән  ирексездән  Розанага этәргеч көч бирүче шәхес.  Аның шатлыклы йөзен күрү алдынгы спортчы өчен үтә мөһим.

БДУның Бөре филиалы каршындагы "Физик культура" колледжы студенты уңышлы укып йөри һәм спртта яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ул танылган тренеры Радамир Миңнебаевның өметләрен аклый килә.

Көч мөмкинлекләре нигезгә салынган спорт төрен ничек сайлавы турында кызыксынгач, Розана үткәннәрне искә алды:

— Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә укыган чакта сыйныфташыбыз гер күтәрү спорты белән шөгыльләнде. 2015нче ел. Алар ярышларга әзерләнгән чакта спорт залына аларның күнегү ясауларын карарга кердем. Герне җиңел күтәргәннәрен күзәтүемне күреп укытучы Ильяс Шәймөхәмәтов шаярып кына: "Кашапова әллә гер күтәрүне үз итәсеңме. Безнең командага кушыл, кызлар да  булса яхшы . Ярышларда катнашырсың. Егетләр күнегүләрне башкаргач сиңа да күтәрү күнегүләрен күрсәтермен",—диде.  Герне күтәрү күнегүе буенча күтәреп карадым. Килеп чыкты. Шул көннән бу спортны үз иттем. Кыз балага бу нигә кирәк, имеш, дип кире үгетләүчеләр дә юк түгел. Ә миңа ул ошый икән, ник мин башкаларның сүзенә карарга тиеш?

Әйе, Розана төгәллекне үз итә. Карарга килгән икән кире чигәргә исәпләми.   "Физик культура һәм спорт буенча педагог" һөнәрен үзләштерә якташыбыз. Укуын камилләштерергә исәбе. Яшьләребез булдыклы, тәвәккәл. Ә аларның спортта һәм тормышта үз урыннары. Җиңүләрең— алда, киләчәгең якты булсын, Розана, дигән теләктә калыйк.

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: