Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь 2021, 11:48

Укучылар ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша

Районның гомум белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер”  Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү дәвам итә. Тест тапшыру үзәгенең хөкемдарлар  төркеме шушы көннәрдә  Түбән Сикияз урта мәктәбендә булып кайтты.

—Без мәктәп укучыларының спорт белән шөгыльләнүләрен, сәламәт, чыдам  һәм бәхетле үсүләрен телибез. Балалар гомуми физик халәтләрен сынау максатында тиешле нормативларны тапшыралар. Иң яхшы нәтиђәгә ирешү—ГТОның алтын аерымлык билгесен  алу—сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алып бару өчен көчле этәргеч булып тора, — дип сөйләде ГТО нормаларын тестлау үзәге администраторы  Лариса Сафетдинова.

ГТО нормаларын тапшыру укучыларның һәрьяклап физик әзерлегенә уңай йогынты ясаучы чараларның берсе булып тора. Аның  ярдәмендә укучылар күңелендә  физик культура белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга карата кызыксыну уяна. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу физик әзерлеккә нормалар һәм таләпләр ђыелмасы гына түгел, ә гражданлык бурычын үтәргә әзер шәхес тәрбияләүгә дә  юнәлдерелгән чараларның  бер өлеше. Спорт нормативларын ирекле рәвештә тапшыру һәм бүләк сыйфатында аерымлык билгесенә ия булу яшьләргә физик, рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү өлкәсендә зур әһәмияткә ия.

Гөлфия НӘБИЕВА,  

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының инструктор-методисты.

Укучылар ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша
Укучылар ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша
Укучылар ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: