Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2021, 16:01

Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым

14 октябрь көнне "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормативларын кабул итү буенча чираттагы чара узды.

Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым
Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым

Бу юлы Иске Балтач авылы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучылары беренче тапкыр ГТО нормативларын тапшырдылар. Урыннан биеклеккә  һәм ераклыкка  сикерү,   теннис тубын  ыргыту, йөгерү һәм башка күнегүләр укучылар күңеленә хуш килде.

Әлеге чарада барлык күнегүләр дә балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайланган. Спорт өлкәсендә кирәкле булган тизлек, тапкырлык, җитезлек, сыгылмалык кебек сыйфатлар тикшерелә биредә, - дип билгеләп үтте тест үткәрү үзәгенең баш хөкемдары  Фәрит Галимов.

Чара нәтиҗәләре буенча, спорт имтиханын тапшыручы иң җитез  кечкенә катнашучылар  бронза, көмеш һәм алтын аерымлык билгеләренә ия булачаклар.

Даими рәвештә спорт  белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвешенең нигезе булып тора. Сәламәтлек – иң зур байлык. Кече яшьтән үк спорт белән дус булу мөһим булуын яхшы белә укучылар.

Гөлфия НӘБИЕВА,   

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының инструктор-методисты.

Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым
Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым
Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым
Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым
Сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: