Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь 2021, 16:36

Балтачлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы

Төрле оешмаларда хезмәт салучылар барлыгы 999 метр араны “Скандинавларча” йөреп уздылар. Иң җитез спортчылар махсус бүләкләргә лаек булдылар.

Балтачлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы
Балтачлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы

 

“Сәламәтлеккә 1000 адым” акциясе кысаларында  24нче сентябрьдә Иске Балтачта “Сканединавларча йөрү” буенча ярышлар оештырылды.

“Скандинавларча йөрү” дип аталган спорт төре узган гасырларның 30нчы елларында ук Финляндиядә барлыкка килгән. Бу- сәламәт яшәү рәвешенең иң гади һәм арзанлы спорт төрләренең берсе.

Бу йөрешнең файдасы зур. Таяклар тотып йөрегәндә йөрәк, үпкә эшчәнлеге яхшыра, тән авырлыгы кими, тез буыннарының авыртуы бетә. Кан басымын төшерә, кешеләрнең гомерләрен озайтырга ярдәм итә.  

Төрле оешмаларда хезмәт салучылар актив катнашты әлеге чарада. Алар барлыгы 999 метр араны “Скандинавларча” йөреп уздылар. Иң җитез спортчылар махсус бүләкләргә лаек булдылар.

Тулырак гәзит битләреннән укырсыз.

Балтачлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы
Балтачлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы
Балтачлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: