Барлык яңалыклар
Спорт
23 сентябрь 2021, 15:03

ГТО нормаларын тапшыруның өстенлекләре күп

Яңа уку елы башлану белән ГТО комплексы нормативларын кабул итү эше активлаштырыла. Унберенче сыйныф укучыларына ГТО нормативларын уңышлы үтәү аларга югары уку йортына укырга кергәндә ярдәм итүен онытырга ярамый.

ГТОның алтын аерымлык билгесенә ия булу потенциаль абитуриентка югары уку йортына укырга  кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирә.

22нче  сентябрь көнне «Яшьлек» физкультура-сәламәтдәндерү комплексында Иске Балтач авылының гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

ГТО аерымлык билгесенә ия булу өчен биш гади адым ясарга кирәк:

* gto.ru сайтында теркәлергә,

* медицина оешмасыннан сәламәтлек турында белешмә алырга,

* тест үткәрү үзәкләренең берсендә нормаларны үтәүгә язылырга,

* нормаларын үтәргә,

* ниһаять, тантаналы шартларда аерымлык билгесе алырга.

ГТО нормаларын тапшырып һәркем үзенең физик яктан әзерлеген һәм чыдамлыгын тикшерә ала. Нормативлдарны үтәү өлкән яшьтәгеләрне дә, балаларны да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә.

ГТО нормаларын тапшыруның өстенлекләре күп
ГТО нормаларын тапшыруның өстенлекләре күп
ГТО нормаларын тапшыруның өстенлекләре күп
ГТО нормаларын тапшыруның өстенлекләре күп
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: