Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2021, 10:33

Башкортстанда коронавирус аркасында спорт чараларына йөрү чикләнә

Башкортстанда ябык биналарда уза торган спорт чараларына тамашачылар кертелмәячәк.

Бу хакта UFA1.RU га, төбәкнең Спорт министрлыгы хәбәр иткән. Чикләүләр 1 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

— Без тамашачыларны бина эчендә булачак чараларга кертүне чикләүне планлаштырабыз. Әмма кайбер вак-төяк мәсьәләләр әле карала, - дип сөйләгәннәр ведомствода.

Министрлыкта хәзер тамашачылар тарафыннан футбол, хоккей һәм волейбол буенча матчлар уздыру мәсьәләсе хәл ителә, дип билгеләп үткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Республикада коронавирус белән авыручылар саны югары саклана. Роспотребнадзорда COVID-19 яңа дулкынын кайчан көтәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Фото

Башкортстанда коронавирус аркасында спорт чараларына йөрү чикләнә
Башкортстанда коронавирус аркасында спорт чараларына йөрү чикләнә
Автор:
Читайте нас: