Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь 2021, 09:55

Укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар

2021 елның 10 сентябреннән безнең районда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Алтын көз» ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул ителде.

Укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар
Укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар

2021 елның 10 сентябреннән безнең районда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Алтын көз» ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативлары кабул ителде.

Әлеге чаралар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәтлекне ныгытуда, шәхеснең гармонияле һәм һәрьяклы үсешендә физик культура һәм спортны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән ГТО комплексы сынауларын (тестларын) әзерләү һәм үтәү хисабына үткәрелә.

Фестиваль 10нчы сентябрьдән 15 октябренә кадәр районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә, график нигезендә, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, күчмә тәртиптә үткәрелде.

Русия Мәгариф министрлыгының 1147 нче боерыгы нигезендә, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгесенә ия булучылар цчен  югары белем бирү программалары буенча укырга керүче өстәмә баллар исәпләнә.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: