Барлык яңалыклар
Спорт
19 август 2021, 16:40

Ике русияле Уфада юниорлар арасында ирекле көрәш буенча дөнья чемпионатының финалына чыкты

Русиядән ике спортчы Анастасия Сидельникова һәм Елизавета Петлякова Уфада юниорлар арасында ирекле көрәш буенча дөнья беренчелеге финалына чыкты. Хәлиткеч раундка юллама өчен өч русияле көрәште.

Анастасия Сидельникова 59 кг га кадәр авырлык категориясендә финалда белорус Арина Мартынова белән очрашачак, ә Елизавета Петлякова 68 кг га кадәр категориядә АКШ вәкиле Амит Элор белән беренче урын өчен көрәшәчәк.

Финал ярышлары «Уфа-Арена» да 19 августта җирле вакыт белән 18.00 сәгатьтә узачак.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: