Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2021, 13:33

Спорт сөючеләр бәйрәме уңаеннан

Иске Балтач авылының “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында физкультура укытучылары, тренерларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

Спорт сөючеләр бәйрәме уңаеннан
Спорт сөючеләр бәйрәме уңаеннан

Иске Балтач авылының “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында физкультура укытучылары, тренерларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

Ел саен августның икенче шимбәсендә Русиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Спорт - сәламәтлек һәм озын гомер нигезе! физкультура укытучылары, тренерлар үз хезмәләре  белән халыкка, яшь буынга чыдам, сау-сәламәт булырга ярдәм итәләр. Бүген физик культура һәм спорт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Физик культура белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышаныш, җиңүгә омтылыш һәм максатчанлык формалаштыра.

Балтач районы тормышларын спортка багышлаган һәм талантлы спортчылар тәрбияләгән искиткеч кешеләргә бай. Аларга төрле спорт ярышларында ирешкән югары нәтиҗәләр, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә зур өлеш кертүләре өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чара барышында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Нефтекама шәһәреннән мәртәбәле кунак Александр Алешков, 40 еллык хезмәт стажы булган Георгий Беляев, район мәгариф бүлеге вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәлиф Хисмәтовлар чыгыш ясадылар.

Спорт өлкәсенә зур өлеш кертүче бер төркем спорт соючеләр район Хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Чараның икенче өлешендә өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында Илнар Фәридонов-беренче,  Денис Лихолетов – икенче, Вадим Тукубаев өченче урынга лаек булдылар.

Хатын кызлар арасында Ильзида Гатинага тиңнәр булмады, Ул беренче урынны яулады, Икенче урынга Эльвира Хаҗиева, өченче урынга Рита Борханова лаек булдылар.

17 яшькә кадәр катнашучылар арасында Вероника Сидорова беренче урында, Карина Юсупова икенче, ә Арина Юсупова өченче урында дип танылдылар.

Ир-егетләр арасында Илнар Сафаров беренче, Айдар Мусин – икенче, Әнвәр Мөхәмәдиев өченче урынны яуладылар.

Ярышта катнышучылар һәм җиңүчеләр  белән горурланабыз, бәйрәм белән сезне, спорт сөюеләр!

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: