Барлык яңалыклар
Спорт
6 август 2021, 16:33

Гөлназ Хатунцева Олимпиаданың бакыр медаль иясе

Якташыбыз Олимпиадада — пьедесталда. Зур казаныш уңаеннан котлыйбыз һәм чиксез горурланабыз.

Русияле Гөлназ Хатунцева и Мария Новолодская  бакыр медаль иясе булдылар. Велосипедта ярышуның бу төре  олимпиадада тәү тапкыр. Мэдисон дисциплинасында кызлар яхшы нәтиҗәгә иреште.

Әйткәндәй, Гөлназ Чакмагыш районы Яңабалтач авылында туып-үскән. Мәскәүгә 2009нчы елда күченеп спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый. Олимпиадада уңышлы чыгыш ясау  һәр спортчы өчен зур вакыйга. 

Гөлназ Хатунцева Олимпиаданың бакыр медаль иясе
Гөлназ Хатунцева Олимпиаданың бакыр медаль иясе
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: