Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2018, 12:47

Шахмат уенына мөкиббән Иске Балтач авылы спортчысы Айнур Айдарбеков үрләр яулый

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Айнур Айдарбековның көчле шахматчы булуы күпләргә билгеле.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Айнур Айдарбековның көчле шахматчы булуы күпләргә билгеле.
Спортның бу төре белән кызыксынучыларының саны бармак белән санарлык, чөнки шахмат уены ул сабырлык, көчле ихтыяр, яхшы хәтер, түземлек, тырышлык таләп итә. Көн дә үз-үзеңне әзерләү, дистәләгән партияне “сүтеп корып”, аларның комбинацион “этлек”ләрен ятларга кирәк. Айдарбековлар гаиләсендә шахмат культы яши. Малайның зур әнисе Әлфия апа инде үзе дә шахмат партияләрен өйрәнә, Айнурга кирәкле әдәбиятне таба, оныгын зур шәһәрләргә ярышларга озатып бара.
Нәтиҗәләр яхшы. Август аенда Агыйдел шәһәрендә блиц-турнирда берненче урынны яулады, Республика көне бәйрәменә багышланган район ярышында Айнур үз көчен олылар командасында сынады һәм III урыннга чыкты, Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Менә тагын республика дәрәҗәсендәге зур җиңү — Нефтекама шәһәрендә төнъяк зонаның иң көчле 52 яшь спортчысы арасында шәхси беренчелектә икенче урынга чыкты. Бу ярышның ярымфинал статусы бар. Безнең Айнур финалда. Куанычлы вакыйга. Уку алдынгысы үзе сайлаган спорт төренең нечкәлекләрен җентекләп өйрәнә, аның бу өлкәдә осталыгы күренеп үсә. Тренерлары Фәнгать Гәрәев һәм Фәнзәви Минниахмәтовлар Айнурга зур өмет баглый.
Айнурда чын спортчылар холкы. Ул шахмат тактасы артына җиңәргә утыра, партнёрның нинди яшьтә булуына карамастан, инициативаны кулыннан ычкындырмый. Ул бүген яңа үрләр яулый, аның ышанычлы киләчәге бар.
Ханис ХАҖИМОВ.
Читайте нас: