Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Спорт
25 сентябрь 2017, 17:45
Йөзүчеләрне җиңүгә омтылыш берләштерде
Сәламәт яшәү образын, актив ял формасын пропагандалау, йөзү спортын популярлаштыру, шулай ук республика беренчелегенә үтәчәк бәйгеләрдә катнашу өчен спортчыларны сайлап алу максатында, узган атнаның шимбә көнендә „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ярышлар үтте.
Сәламәт яшәү образын, актив ял формасын пропагандалау, йөзү спортын популярлаштыру, шулай ук республика беренчелегенә үтәчәк бәйгеләрдә катнашу өчен спортчыларны сайлап алу максатында, узган атнаның шимбә көнендә „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ярышлар үтте.
Фирдәвес Рәхимов, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы дректоры Фәрит Галимов сәламләделәр.
Зур бәйгегә хас төс алды бу бәйге.Шәхси беренчелек һәм команда беренчелеге өчен игълан ителгән ярышларда район җирлегендә үрнашкан тугыз оешмадан спортчылар катнашты. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжыннан, район үзәгенең беренче һәм икенче санлы урта мәктәпләре, балалар иҗаты үзәге, район Хакимияте аппараты, „Изге уй” уучреждениесеннән, район мәгариф бүлеге , торак-коммуналь хуҗалыгыннан һәм Югары Янактай авыл җирлегеннән килгән спартчыларны сынады бу бәйге.
Командалар арасында үткән бәйгедә беренчелекне район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбе коллективы яулады. Район Хакимияте аппараты спортчылары икенче урында. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы командас лаеклы рәвештә өченче урынга чыкты.
17 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр арасында призлы урыннарны Рамил Шафиев(Югары Янактай авыл җирлеге), Айрат Сабирҗанов(Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы), Эльвир Миңнегалиев(Югары Янактай авыл җирлеге), Ирек Халиуллин(район Хакитмияте аппараты) яуладылар. Шул ук куатегориядәге хатын-кызлар арасында үткән бәйгедә Алсу Шакирова(район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбе), Виолетта Валиуллина(район Хакимияте аппараты), Гөлнара Габдуллина(Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы) пьедестал баскычларына күтәрелделәр.
Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде