Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 декабрь 2023, 10:54

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе буенча балалар бүләк ала

Хәйрия акциясе – балалар өчен искиткеч  матур традиция. Быел  да күп балалар  үзләре теләгән бүләкләрне алу шатлыгына ирештеләр.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе буенча балалар бүләк ала
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе буенча балалар бүләк ала

Бу искиткеч инициатива балаларның йөрәкләренә шатлык кына китерми, ә кешеләрне яхшы эшләр башкаруда берләштерә. Күптән көтелгән #Теләкләр чыршысы2023 бик күңелгә үтеп керерлек һәм гади игелекле проект, анда таныш булмаган өлкәннәр балачак хыялларын тормышка ашыралар. «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Гүзәл Галиханова «Теләкләр чыршысы»акциясендә катнашты.

"Балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашырырга вәгъдә бирде. Бүген миңа Балтач районы Иске Балтач авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташның улы ун яшьлек Радмирның хыялын тормышка ашыру бәхете тиде, роликлы конькилар турында хыялланган икән ул. Радмир— 3 сыйныф укучысы. Малайны якынлашып килүче Яңа ел белән котладым һәм ныклы сәламәтлек, зур уңышлар теләдем",— дип социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган Гүзәл Галиханова.

Бүләк бирү ихлас күңелдән балага шатлык өстәргә тырышуга тиң. Радмир  спортны үз итәр, роликлы конькиларда хәвефсезлек кагыйдәләрен саклап йөрергә өйрәнер. Яңа елда яңа шөгыле артыр. Бу яхшы гамәлләрне арттыруга бер этәргеч.

 

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе буенча балалар бүләк ала
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе буенча балалар бүләк ала
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: