Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 март 2023, 13:30

Күңелле дə, файдалы да хезмəт дəреслəре

Тернәкләндерү бүлегенең Балтач районы филиалында мөмкинлеклəре чикле балаларга күп төрле түгəрəк-дəреслəр каралган.

Күңелле дə, файдалы да хезмəт дəреслəре
Күңелле дə, файдалы да хезмəт дəреслəре

Тернәкләндерү бүлегенең Балтач районы филиалында мөмкинлеклəре чикле балаларга күп төрле түгəрəк-дəреслəр каралган. Аеруча алганда, без бүген хезмəт дəреслəренə тукталабыз.

Тернәкләндерү үзəгендə тəрбиялəнүче балалар хезмəт дəреслəренə кызыксынып йөрилəр. Күп еллар эшен яратып башкарган, кызыклы һəм файдалы идеяләр биргəн, хезмəт буенча инструктор буларак,  тəкъдим итəсем килә.

Һəрбер дəрес үзенчəлекле күңелле үткәрергә  тырышырга кирәк. Төрле  кул эшләре  эшлəү, аппликация-рəсемнəр төшерү, бисер-мозайкалардан картиналар тɵзү, бəйлəм бəйлəү, тегү-чигү кебек дəреслəр иң  алдынгыларның берсе булып тора. Ә иӊ бəлəкəйлəр ɵчен,  тɵрле башваткыч уен-карточкалар каралган, ярма-орлыкларны бүлеп аеру,"прищепка-пробка терапия"ясау, тɵймəлəр җыю, бармак очлары белəн һавага, альбомга традицион  булмаган техник ярдəмендə рəсем ясау, пластилин-камыр белəн тɵрле фигуралар, бармак-кулларга массаж, күнегүләр эшлəү, һəм башка тɵрле бик күп унайлы, файдалы күнегүлəр үтә файдалы. Иӊ мɵһиме, алар барсы да бармак очларының эшчәнлеген (моторикасын) ныгыта, язарга, ручка-каләм тотарга ɵйрəнүгə зур файда бирә. Ә "моторика" төшенчәсе  инде, баланың теле ачылуга бер этәргеч бирә. Мɵмкинлеге чиклəнгəн булса да һəр баланың таланты, яраткан  шɵгыле бар, тик аны ачыкларга, сәләтен үстерү ɵстендә эшли белергә кирәк.                                     

Моны күзаллап   күп  балаларның кул эшлəрен конкурска җибəрəбез һəм, əлбәттə, призлы урыннарга ул эшләр лаек була . Аларның диплом, грамоталары стенабыз түрендə урыннар ала. Безнең хезмəт дəресе һəрвакыт якты атмосфера, яхшы кəеф белән үтә. Шундый мохиттә  матур истəлекле кул эшләре барлыкка  килә. Иҗат җимеше булдыру һәркемгә  күтәренке  кәеф бүләк итә. Ә балаларыбыз инде, үз куллары белəн булдырган эшлəренә сɵенеп, тизрәк ɵйләренә алып кайтып, əни-əтисен шатландырып, бүлəк итəргә ашыга…

 

Ленара СОЛТАНОВА,

Балтач тернәкләндерү  үзəгенең хезмəт буенча инструкторы.

Күңелле дə, файдалы да хезмəт дəреслəре
Күңелле дə, файдалы да хезмəт дəреслəре
Автор:
Читайте нас: