Бүгеннән Илнур Шәеховның үз фатиры бар. Бу ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы кысаларында мөмкин булды.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Илнурга ихлас теләкләр юллап фатирдан ачкыч тапшырды.
Илнур Илдус улы хезмәт юлын Бөре шәһәрендә башлаган. Тормыш сынауларын лаеклы үткән якташыбызга якты киләчәк телибез.