Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 февраль 2022, 17:13

Эш даими алып барыла

Социаль яклап хәвефле хәлдә булган гаиләләр һәрчак күз уңында.

Балтач районында "Гаилә" хезмәтендә көч салучылар социаль яклап хәвефле хәлдә калган гаиләләр белән даими эш алып бара. Бүген  балигъ булмаганнар эшләре буенча  һәм ЗП комиссиясендә исәптә торучы гаиләләр белән эшләү буенча чираттагы рейд узды. Законлы вәкилләр белән балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карау буенча ата-ана бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Балаларны тәрбияләүдә вак мәсьәләләр юк. Моны аңламаган ата-аналарга даими аңлату эше алып барыла. Сәламәтлек, балаларның киләчәге мөһим. Тынгысыз, җаваплы хезмәт уңай нәтиҗә китерсен.

 

Эш даими алып барыла
Эш даими алып барыла
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: