Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 октябрь 2021, 11:15

Пенсионерлар Яңа елга 15әр мең сум акча алырга мөмкин?

Икътисадчылар белдерүенчә, Русия Президенты Владимир Путин бу хакта еллык зур матбугат конференциясендә игълан итәргә тиеш.

Икътисадчы Андрей Лобода белдерүенчә, Русия Президенты Владимир Путин Яңа елга пенсионерларга акчалата бүләк бирү турында игълан итәргә мөмкин. Белгеч язуынча, дәүләт башлыгының бу хакта декабрь аенда журналистлар белән үткәрелә торган зур матбугат конференциясе барышында игълан итүе ихтимал. Түләү күләме 5 меңнән 15 меңгә кадәр җитәргә мөмкин, дигән Лобода. Бу хактагы мәгълүматны karelinform.ru сайты урнаштырган. Әгәр бу сүзләр дөреслеккә туры килсә, өлкән яшьтәгеләр бәяләр көн дә артып торган бүгенге заманда сизелерлек матди ярдәм алачак, дип яза чыганак.

Акча Русия Федерациясе бюджетыннан алыначак. Бюджет газ кризисы вакытында энергия чыганаклары сатудан зур акчалар белән тулыланган.

Фото

Пенсионерлар Яңа елга 15әр мең сум акча алырга мөмкин?
Пенсионерлар Яңа елга 15әр мең сум акча алырга мөмкин?
Автор:
Читайте нас: