Бала карау буенча пособие күләме 2022 елда 5,8 процентка артачак.
Киләсе елда беренче баланы карау буенча пособиенең минималь күләме 5,8 процентка — 7 493 сумга, ә максималь күләме 31 282 сумга кадәр артачак.
Түләүләр күләме 2022 елның 1 февраленнән үзгәрәчәк. Хәзер пособиенең минималь күләме — 7 083 сум, максималь күләме 29 600 сум тәшкил итә.