Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 сентябрь 2021, 11:04

Владимир Путин бу юлы 50шәр мең сум акча бирәчәк

1 октябрьдән биреләчәк бу акчага аерым категория гражданнар өмет итә ала.

Владимир Путин бу юлы 50шәр мең сум акча бирәчәк
Владимир Путин бу юлы 50шәр мең сум акча бирәчәк

 

1 октябрьдән биреләчәк бу акчага аерым категория гражданнар өмет итә ала.

 

Русия Президенты Владимир Путин «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән кешеләргә бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акча түләү турындагы Указга кул куйган.

Чыгымнарны ил Хөкүмәте күтәрәчәк. Акча Ладога күлендә «Тормыш юлы» ачылуга 80 ел тулуга багышлап бирелә.

Президент Хөкүмәттән һәм федераль ведомстволардан, кешеләр акчаны үз вакытында, ыгы-зыгысыз һәм артык кәгазьләрсез генә алсын өчен түләүне рәсмиләштерүгә җитди игътибар бирергә кушкан.

Акчаны Русия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буенда даими яшәүче «блокадник»ларга бирү күздә тотыла.

2021 елның октябрендә кайбер категория пенсионерларга индексацияне исәпкә алып өстәмә һәм 2021 елның октябрендә Өлкәннәр көненә яңа түләү каралган.

1 октябрьдән хәрби пенсионерларның пенсияләре яңадан каралачак. Ул хәрби вазифалар һәм хәрби хезмәткәрләр исемнәре буенча окладларны арттыру белән бер вакытта башкарылачак. Мондый бәяләү очраклы түгел: эш шунда, хәрби пенсияләрнең күләме турыдан-туры окладлар күләменә бәйле. Быел индексация күләме 3,7% тәшкил итәчәк. 2021 елның октябрендә контракт буенча яки чакырылыш буенча хезмәт иткән 2,6 млн кеше; Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте, ФСИН, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль янгынга каршы хезмәт, таможня органнары, фельдъегер элемтәсе органнары хезмәткәрләре өстәмә акча алачак.

Шулай ук кайбер категория пенсионерларны 2021 елның 1 октябреннән пенсияләре артуы көтә.

Пенсияләр артуы 80 яшьләрен тутырган гражданнарны көтә. Сүз аларга беркетелгән сумманы (фиксированная выплата) икеләтә күләмдә түләү турында бара. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, мондый гражданнарга пенсияләрне арттыру берьюлы түгел, ә туган көннән соң бер ай узгач кына башкарыла. Шулай итеп, пенсияләрнең артуы 2021 елның 1 октябреннән сентябрьдә 80 яшь тулган пенсионерларны көтә. Өстәвенә, моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәк түгел. Русия Пенсия фондында (ПФР) иминият түләүләренең артуы автомат рәвештә башкарылачак.

Фото

 

Владимир Путин бу юлы 50шәр мең сум акча бирәчәк
Владимир Путин бу юлы 50шәр мең сум акча бирәчәк
Автор:
Читайте нас: