Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 август 2021, 16:51

Күп функцияле үзәк офисларында җир участогына кадәр түләүсез газ үткәрүгә гаризалар кабул ителә

2021 елның июль ахырына республикада газ үткәрү дәрәҗәсе 83,5% тәшкил итә. Газ үткән 2 471 торак пунктта 186 мең йорт газсыз кала.

 


Җир участогына кадәр газ үткәргеч сузу (әлбәттә, газ үткән авыл-посёлокларда) эшләре өчен республика казнасы түли. Хезмәтнең хакы югары булганлыктан, бу эш күп гаиләләрнең хәленнән килми иде.

Офиска берничә белешмә тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә күп функцияле үзәк җитәкчелеге. Гариза, ИНН, СНИЛС, җир участогына милек  хокукы, йортка милек хокукы, ситуация планы таләп ителә.

Әгәр гаризаны заказчының вәкиле бирсә, ышаныч кәгазе булырга тиеш.

2021 елның июль ахырына республикада газ үткәрү дәрәҗәсе 83,5% тәшкил итә. Газ үткән 2 471 торак пунктта 186 мең йорт газсыз кала.

Бу эш ил президенты кушуы буенча башкарыла. Моңа кадәр Башкортстанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларына һәм инвалидларына, хәрби хәрәкәт инвалидларына 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Аз тәэмин ителгән инвалидлар,  инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр, зур гаиләләр исә 60 мең сумлык сертификатка ия булды. Июль ахырына шушындый 4 542 сертификат бирелде.

Чыганак:

 

 

Күп функцияле үзәк офисларында җир участогына кадәр түләүсез газ үткәрүгә гаризалар кабул ителә
Күп функцияле үзәк офисларында җир участогына кадәр түләүсез газ үткәрүгә гаризалар кабул ителә
Автор:Римма Валиева
Теглар:#икътисад
Читайте нас: