Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 август 2021, 16:57

Җиде гаилә яңа фатирлы булды

Республикада беренчеләрдән булып «Торак һәм шәһәр мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында районда тузган торак мәсьәләсе чишелде.

Җиде гаилә яңа фатирлы булды
Җиде гаилә яңа фатирлы булды

Республикада беренчеләрдән булып «Торак һәм шәһәр мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында районда тузган торак мәсьәләсе чишелде.

Иске Балтач авылының Комсомол урамында сүтелергә тиешле тораклардан җиде гаилә фатир алды/ Салават урамындагы яңа йортта индивидуаль җылыту казаннары, пластик тәрәзәләр, сантехника, газ плитәләре урнаштырылган. Яңа төзелештәге фатир хуҗаларына район оешуның 91 еллыгын бәйрәм итү көнендә район кунаклары Гөлнара Зиннурова, Шамил Шәрипов , Әлфис Гаязов, Рөстәм Идрисов , Марат Васыймов ачкычлар тапшырдылар. Авария  хәлендәге торак проблемасын хәл итү өстенлекле мәсьәлә. БР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм төзелеш эшләре подрядчысы Илшат Галләмшин белән уртак эшнең нәтиҗәсе-бу өй туе бәйрәме.

Йөрәк түреннән чыккан  котлаулар, теләкләр, рәхмәт сүзләре һәм, әлбәттә, бүләкләр тапшырылды биредә. Ирек һәм Нурания Кашфиевларның фатир ачкычлары белән бергә Илшат Галләмшин телевизор бүләк итте, ә аларның улларына – Белем көне алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзак тапшырды.

-Яңа фатир хуҗаларын өй туе белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычларга тулы бәхетле озын гомер телим, -дип изге теләкләен җиткерде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: