Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 август 2021, 15:05

Балтачлылар, мәктәп укучылары өчен социаль ташламалар алу тәртибен беләсезме?

Мәктәп укучыларына  социаль ташламалар алу өчен ата-аналарга социаль ярдәм филиалларына белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми

Балтачлылар, мәктәп укучылары өчен социаль ташламалар алу тәртибен беләсезме?
Балтачлылар, мәктәп укучылары өчен социаль ташламалар алу тәртибен беләсезме?

Мәктәп укучыларына  социаль ташламалар алу өчен ата-аналарга социаль ярдәм филиалларына белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми

Яңа уку елы алдыннан мәктәп укучыларының ата-аналарына льготалар алу өчен республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яисә КФҮ бүлекчәсенә гаиләне аз керемлеләр категориясенә кертүне раслаучы белешмә сорап мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк дип исегезгә төшерәбез.

Гомуми  белем бирү оешмаларында  укучыларга социаль ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында уку йортлары әлеге мәгълүматны web-сервис нигезендә махсус төзелгән шәхси кабинет аша мөстәкыйль рәвештә соратып ала алалар.

Социаль ярдәм чараларын күрсәткәндә кызыксындырган сораулар буенча тулырак мәгълүматны 8 (347) 200-80-80 күп каналлы телефон номеры буенча алырга мөмкин (эш көннәрендә 8.30 дан 17.30 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе –ял көннәре).

 

Белешмә өчен:

Гаиләнең аз керемлеләр категориясенә кертелүен раслаучы белешмә чираттагы хокукларны гамәлгә ашыру өчен бирелә:

- дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары, дәүләт һөнәри белем бирү оешмалары һәм күп балалы гаиләләр өчен түләүсез туклану белән тәэмин итү;

- мәктәп формасы сатып алган өчен акчалата компенсация алу;

- күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы балаларга уку, язу өчен кирәк-яраклар җыелмасы алу;

- Башкортстан Республикасы бюджеты акчалары  исәбенә урта һөнәри белем бирү программасын үзләштерүче һөнери белем бирү оешмаларында укучыларны бушлай туклану белән тәэмин итү керә.

 

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: