Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 июль 2021, 10:36

Владимир Путин балалары булган гаиләләргә түләүләрне 2 августтан башларга кушты

Русия Президенты Владимир Путинның 2 июльдә кабул ителгән махсус Указы нигезендә, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр балага 10 мең сум күләмендәге финанс ярдәме күрсәтелә.

 

Русия Президенты Владимир Путинның 2 июльдә кабул ителгән махсус Указы нигезендә, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр балага 10 мең сум күләмендәге финанс ярдәме күрсәтелә.

 

Мондый акчалата ярдәмне 2003 елның 3 июленнән башлап, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балалар алачак. Шулай ук 10000 сум акча 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре буенча чикләүләр булган яшьләргә дә түләнә. Моның өчен аларның мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итүләре шарт. Бу түләүләр “Демография” гомумдәүләт проекты чикләрендә тормышка ашырыла.

 

Тәүдә Русия Хөкүмәте мондый түләүләрне ата-аналарның исәпләренә 16 августтан күчерә башларга тәкъдим иткән иде. Ләкин узган соңгы утырышта Русия Президенты Владимир Путин бу эшне 2 августтан ук башларга кушты. Ил җитәкчесе әйтүенчә, ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләү өчен вакыт кирәк, шуңа күрә түләүләр иртәрәк башкарылырга тиеш.

 

Фото

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: