Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 июль 2021, 16:36

2020 елда Балтач районындагы күп функцияле үзәк хезмәткәрләре 13 393 заявка кабул иткән

Моннан биш ел элек, 2015 елның ноябрендә Балтач районының Иске Балтач авылында ачылган күп функцияле үзәк бүлекчәсендә бүгенге көндә 11 кеше эшли. Алар халыкка дәләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтә. Коллективның уртача яше — 35 яшь.

2020 елда Балтач районындагы күп функцияле үзәк хезмәткәрләре 13 393 заявка кабул иткән
2020 елда Балтач районындагы күп функцияле үзәк хезмәткәрләре 13 393 заявка кабул иткән

 

Моннан биш ел элек, 2015 елның ноябрендә Балтач районының Иске Балтач авылында ачылган күп функцияле үзәк бүлекчәсендә бүгенге көндә 11 кеше эшли. Алар халыкка дәләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтә. Коллективның уртача яше — 35 яшь.

Бүлекчә мөдире Денис Фазылбаков, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан безгә хезмәтләрендәге яңалыклар, алга ясалган адымнары турында сөйләде.

 —Бүлекчә ачылган беренче елда нигездә без җир участогына, торак өйләргә хокукны теркәү белән шөгыльләнсәк, хәзер зур өлеш пособиеләр түләүгә документлар кабул итү, Росреестр хезмәтләре күрсәтү, салым инспекциясе документлары алуга, ЗАГС, Пенсия фонды хезмәтләре күрсәтүгә, яшәү урыны буенча исәпкә керү, исәптән төшү, медицина полислары алу, шәхси торак төзелешенә җир участоклары алу, аны теркәү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне рәсмиләштерүгә туры килә.

Бүлекчәдә алдан язылу буенча кабул итү оештырылган. Шуңа күрә дә биредә озын чиратлар торасы түгел. Күрсәтеләсе хезмәтнең катлаулылыгына карап, хезмәтләндерү вакыты ун минуттан алып ике сәгать дәвам итәргә мөмкин. Мәсәлән, кемнеңдер мөрәҗәгате берничә минут вакытны алса, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнгән балаларга пособие алуга документлар тапшыру сәгатьләргә сузылырга мөмкин. Шуннан чыгып бер кеше көненә утыз кешегә хезмәт күрсәткән, бер хезмәткәргә йөз кешене үткәрергә туры килгән очраклар да бар.

Яңалыклар күп кертелә. Атна саен укулар, квартал саен тестлар үтәбез. Һәр яңалык вакытында үзләштерелеп, гамәлгә кертелеп бара.

—Денис Рәфитович, узган елда бүлекчә хезмәткәрләре унөч меңнән артык заявка кабул иткән. Бу күрсәткеч азмы, күпме?

—Бу сан аз түгел. Без яшәгән район өчен яхшы күрсәткеч. Әле ул гына түгел, узган ел дәвамында хезмәткәрләребез кабул иткән заявкалар буенча 7163 кеше әзер документны килеп алган, 3111 кешегә төрле консультацияләр бирелгән...

— Безнең районда урнашкан бүлекчәгә күрше Тәтешле, Борай районнарыннан мәрәҗәгать итүчеләр дә бар...

—Әйе. бар. Безнең зонага Аскын, Тәтешле, Борай, Караидел, Мишкә, Балтач районнары керә. Бездә, халык саны аз булу сәбәпле, күрше районнар белән чагыштырганда, атна саен кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны азрак булган чаклар да бар. Шунлыктан күрше Тәтешле, Борай районнарында үзәккә килүче халык күп булу сәбәпле, безнең бүлекчәгә мөрәҗәгать итү очраклары еш күзәтелә.

—Сез күрсәткән хезмәтләрнең халыкка уңайлылыгы нидә?

—Күп функцияле үзәк эш нигезенә "бер тәрәзә" принцибы салынган. Ул халыкка төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтә, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның санын киметә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең вакытын кыскарта, хезмәт күрсәтү яки күрсәтмәү турында карар кабул итүче җаваплы кешеләр белән шәхси аралашу мөмкинлеген бетерә, арадашчылар хезмәтенә киртә куя.

—Сез кешеләр белән эшлисез. Ковидка бәйле дәвердә хезмәт салуыгыз аңлашыла. Инфекциядән прививка ясаттыгызмы?

—Әйе. Бер кешене дә үгетләргә туры килмәде. Хезмәткәрләребезнең 63 проценты прививка ясатты. Сәламәтлек торышында нинидидер тайпылышлар булганнарына ак халатлылар прививканы ясатмаска рөхсәт итте һәм моны тиешле документ белән раслады.

—Хезмәткәрләрегез турында берничә сүз әйтеп үтегез әле...

—Бездә үз эшләренең асылын аңлаган, яңалыкларга омтылган, белемле, көчле хезмәткәрләр эшли. Халыкка һәрвакыт яхшы мөгамәләдәләр. Мөрәҗәгать итүчеләр эшебездән, бездәге шартлардан канәгатьләр. Уңайлыклар бар. Бездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, инвалидлар, олы яшьтәгеләр дә үзләренә кирәк хезмәтләрдән файдалана ала. Шартлар һәммәсенең мөмкинлеген исәпкә алып булдырылган. Барлык яхшылыклар да хезмәткәрләргә дә, халыкка да яхшы, уңайлы булсын өчен эшләнә.

Рөстәм Вәлиев фотосы

2020 елда Балтач районындагы күп функцияле үзәк хезмәткәрләре 13 393 заявка кабул иткән
2020 елда Балтач районындагы күп функцияле үзәк хезмәткәрләре 13 393 заявка кабул иткән
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: